Мастер-класслар, иҗади очрашулар бер ара бүленеп торса да, бу көннәрдә Насур
Юрушбаев дигән режиссер
белән дәвам итте (иск. – очрашу 05 майда узды). Хәер, бу шәхесне
режиссер дип кенә әйтеп булмый, аның башкарган бөтен эшен, эшчәнлеген санап
китсәкме!..
Дөньяны күбрәк
колачларга тырышсам да, Насур Юрушбаев дигән кеше турында мәгълүматым аз иде.
Очрашуга хәтле үзе һәм эше турында төшерелгән документаль фильмны карарга,
матбугатта элек чыккан интервьюларны укырга өлгердем. Әмма кызыксынуым артып
кына куйды... Туган ягын искиткеч сөйгән кешене язмыш Германиягә илтеп куя, ул
шунда тормышын җайлый, үз юлын эзли. Бер сайланган һөнәренә ул дистәдән арткан
һөнәр үзләштергәч кенә кайта ала, анда да – яңадан университет үткәндәй –
укырга, өйрәнергә туры килә.
Моңа ирешү өчен күпме көч, тырышлык һәм үҗәтлек
кирәк булганын – Насур әфәнде үзе генә беләдер. Алман телен өйрәнү – иң беренче
адым. Аннан телевидениедә берничә кешене алмаштырырлык итеп эш башкару –
оператор, хәбәрче, режиссер эшләренең нечкәлекләренә төшенү. Халыкта: «Егет
кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» диләр, Н. Юрушбаев очрагында бу мәкаль тормыш
белән раслана. Гадәттә, шәхесне шәрехли торган бик үзенчәлекле һәм портретка
саллы бер төсмер кертүче деталь була. Н. Юрушбаев очрагында алар берничә иде:
ялкынланып сөйләү, кичергән авырлыкларны көлемсерәп искә алу, татарча
шаккатмалы пөхтә сөйләм, авыр хезмәтне күп күргән куллар.
| Насур Юрушбаев |
Очрашуда без Н. Юрушбаевның Бөек Ватан
сугышы вакыйгаларына нигезләнгән «Джавид и Вальтер» дигән документаль фильмын
карадык. Гаҗәеп идеядан туган фильм Икенче бөтендөнья сугышы вакытында немец армиясе
солдаты – Советлар Союзында, ә совет солдатының фашистларда әсирлектә