Общее·количество·просмотров·страницы

среда, 23 августа 2017 г.

Кайнамакта бу базар!

Бер заман бардым Печән базарына, –
Шунда мин таптым азык язарыма.
Г. Тукай, «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш»
19 август, 2017 ел, «Печән базары». Вакыт – төшкә таба, әле 12 тулмаган. Черек күлдә халык күзгә күренеп күбәя, кибетләр янында мәш киләләр. Кибетләр ачык төсләргә бизәлгән, сатучылары күбесе милли киемнән, елмаеп кына торалар.
Күңелле!..
Кешеләр рәхәтләнеп сайлана-сайлана әйбер ала: анда чигелгән кәвешләр дисеңме, татарча язулы уенчыклар, милли киемнәр кидерелгән курчаклар, китаплар, кул букчалары.
Кибетләр аланы

Хатын-кыз кая карарга да белми: