Урамда яңгыр
башланды. Авыр тамчылар тып-тып түбәгә, тәрәзә пыяласына, агач яфракларына
килеп төшәләр. Бакчадагы чәчәкләр сискәнеп, бөрешеп калганнар. Ләкин һәрбер
тере зат – кем ничек булдыра – бу яңгырга сөенеп тора. Кайбер тамчылар
чәчәкләрдә утырып кала, икенчеләре җиргә ашыга. Җылыга, дымга сусаган туфрак
тамчыларны куенына ала...