Общее·количество·просмотров·страницы

среда, 4 января 2017 г.

Кыш бабай рисвай итте!

Халкымны, милләтемне кимсетергә теләүчеләрне күрә алмыйм – кем булуына карамастан! Ә инде үз милләттәшебез кимсетүеннән дә ныграк түбәнсетү юктыр дип саныйм.
...2016нчы елның 30 декабрендә «Поле чудес» тапшыруын карарга насыйп булды (https://www.1tv.ru/shows/pole-chudes/vypuski/novogodniy-vypusk-pole-chudes-vypusk-ot-30-12-2016). Бәйрәм чыгарылышы! Төрле халык Кыш бабайлары катнашында! Тапшыру башында моны ишеткәч – бик шатландым! Иртәрәк шатланганмын икән. Беренче турда ук чыккан татар Кыш бабае бераз сәерсендерде: бер җыерчыксыз, тук йөзле, мут күзле «бабай» аксакал булып тоелмады. «Ярар, сиңа ярап булмас инде!» – дип үземне тиргәп тә алдым. Киемендәге яшел төсне дә миллилеккә юрап юандым. Әмма безнеке янәшәсендәге башка Кыш бабайларның затлырак, төплерәк, тыйнаграк һәм зирәгрәк икәнлеген күреп барыбер көнләштем. Тапшыру бара, карыйбыз...

Безнең бабай сүзне таба алмаса да, мизгелдән файдаланып калырга булды: «Пользуясь случаем, я хочу передать привет своим землякам и просить у них помощи. Кунакта булган чакта Великий Устюгта, Кыш бабайның шундый вотчинасында, аның шундый терем! Минем ут күршем Удмуртиядә Тол-бабайда кунакта булган чакта аның усадьбасы бар. Шул чакта алардан мин ак көнләшү белән көнләшеп кайттым. Мин үзем һаман да арендовать итеп яшим, резиденция минем юк һәм үземнең резиденциям булуын телим. Җир йөзендә 20 миллион татар дие, әгәр дә бер татар үзеннән бер сум акча салса, уже 20 миллион сум акча җыела, һәм татарларым минем, милләттәшләрем, дусларым, туганнарым, ярдәм итегез! Үзебезгә ярдәм итик! Телебезне, гореф-гадәтләребезне саклыйк, яклыйк һәм Кыш бабайга резиденция ясарга сума туплыйк!» (чыгыш үзгәртүсез алынды, орфоэпия сакланды). Татарча сөйләм экранның аскы өлешендә тәрҗемә белән барды, шуңа урысча аңлаучы һәркем бу теләнүдән хәбәрдар булды.
Берничә көн үткәч, мин ул тапшыруны Интернетта табып янәдән кат-кат карадым. Ничә көн үтсә дә, ачуым сүрелмәгән икән. Сүрелерлек түгел дә. Үзе әйтмешли, 20 миллионлы халыкның вәкиле булып Беренче каналга чыккан бу зат, беренчедән, ни татарча, ни урысча матур итеп сөйли дә белми бит! Икенчедән, ни битең белән дөнья каршына чыгып хәер сорашырга мөмкин?! Безнең халыкта «Авызың тулы кан булса да, кеше алдында төкермә» дигән мәкаль дә бар әле. Милләт өчен мөһим булган проблемалар Кыш бабай резиденциясенә генә терәлеп калса – без бик бәхетле халык булыр идек!
Берничә ел элек матбугатта «Татар Кыш бабае хәзер Арча районында кабул итә, аңа хат язарга мөмкин!» дигән хәбәрләр чыккач, мин бу әкияти образ хакында күземә эләккән һәр хәбәрне карый торган булдым. Балалык инде еракта калса да, үзебезнең Кыш бабайны хезмәтеңә карап бүләген бирүче, яхшылыкка өйрәтүче, татар картларының зирәклеген һәм якты күңелен үзендә туплаган тыйнак, гадел, шаян Тылсымчы итеп күз алдына китерә идем әле мин. Балаларны гына түгел, мине дә алдадылар!
P.S. Үртәлеп утыра торгач, Интернетта Кырлайдагы Кыш бабай белән кызыксындым. Дөрес аңласам, Кыш бабай тамашаларын кәсепче оешма гына җитәкли бугай. (Әгәр шулай икән, ничек итеп тулы бер милләт исеменнән һәм дөньякүләм масштабта мөрәҗәгать итеп була?!) Димәк, бу эшчәнлекнең дилбегәсен йөзебезгә кызыллык китермәстәй затка – рәсми җаваплы кулга тапшырырга кирәктер. Тиешле таләпләрен куеп, әлбәттә. Эх, Кыш бабай, Кыш бабай!..

вторник, 3 января 2017 г.

Генерал елы

2016нчы елны озаттык, 2017гә ияләшеп киләбез кебек. Күңелем белән 2016нчы елда йөрим.

Маймыл елы үзенекен итте – тормышым 90ºка үзгәреп тә куйды. Яздан бирле: «Булдырырмынмы, юкмы? Тәвәкәлләргә кирәк!» дип талкып йөргән идем. Берничә ай баш күтәрми дәреслекләргә чумып утыру, дөнья мәшәкатьләрен һәм мәдәни-иҗтимагый яңалыкларны читкә куеп тору нәтиҗәсез калмады – яңа тормыш башланды да. Инде кайчандыр үтелгән юлдан яңадан барам кебек, ләкин барысы да яңача: һәр нәрсәгә бүтән күз белән карыйм, һәр нәрсәне өр-яңа яктан өйрәнәм, узган вакытны куып тотарга омтылам... Хәзерге акылым йөдәтә торган «Бер 10-12 ел элегрәк башлыйсы булган!» дигән уйларны үземнән ераграк куарга тырышып алга атлыйм. Мин язмышка ышанам: бар да үз вакытында килә. Соңлап җыелган җимеш өлгергәнрәк, тансыграк икән. Аерым кешеләргә, вакыйгаларга гына карашым үзгәрми.
  Гаиләбездә хәзер барыбыз да бик ярата торган бер җан иясе яши