Общее·количество·просмотров·страницы

суббота, 21 октября 2017 г.

Шәүлә белән күләгә...

Эта осень меня погрузила в серебряный дым.
Эта осень во мне закружила багровые листья,
Мы танцуем свой медленный танец, кончается день,
И качается тень, и мерцают осенние мысли.
«Танец», Николае Лабиш (1935-1956), румын шагыйре (Юнна Мориц тәрҗемәсе)

Кечкенә чакта ай яктысында диварга төшкән агач шәүләсеннән кем генә шүрләмәде микән? Әле ул шәүлә селкенә дә! Ә урамда, шомландырып, җил улый... Я киресенчә, җәйге эссе көннәрдә күләгәле урын эзләгән чак... Күләгәгә керәсең дә җиңел сулап куясың. Күз дә, кояшка чагылмыйча, ачыла төшә. Ә балачакта үзлегеңнән дөнья белән танышу? Көндезге сәгать уникедә кеп-кечкенә күләгәң өстенә басып барасың. Иртүк яки кичкә таба күләгәң, дәрәҗәсен саклап, янәшәңдә салмак кына атлый. Узып та китми, артта да калмый. Үз көенә атлый шунда. Могҗиза ич! Шәүләңне сынап сикереп тә карыйсың, йөгерәсең дә... Кабатлый!
Шәүләләр театры – һәркайсыбызга таныш. Балаларга гади мисалларда аның асылын күрсәтү – үзенә күрә тәрбия дә. Кечкенә чакта, өйдә ут сүнеп торганда, әти-әнинең шәм яктысында бүре, эт башларын, тавык, әтәчне тамаша итеп күрсәтүләре әлегәчә исемдә.
Күләгә дип без, гадәттә, тискәре мәгънәдә әйтәбез. Ягъни, һәр яхшының яманы, уңай якның да капма-каршысы бар. Күләгә – караңгы, салкын, шикле. Ә шәүлә төрле була. Мәсәлән, диңгез төсен никадәр яратсак та, ул бары күкнең матурлыгы белән ярыша. Чынлыкта күкне кабатласа да, төсе белән ул күктән баерак та, серлерәк тә. Нәкъ диңгез безгә кабатланмас, үзгәрүчән, рәхәт кенә салкынча һәм шул ук вакытта җылылык өрдерүче дә кебек. Ә аның төсе, холкы үзгәрүгә рәссамнар, язучылар, гади романтиклар, күзәтүчән кешеләр берничек тә битараф кала алмыйлар. Югыйсә бит, диңгез төсе – күкнең шәүләсе генә!..
Күптәннән инде челтәрле шәүләләр, тап кебек төшкән күләгәләр миңа тынгылык бирми. Мин аларны күзәтергә яратам. Яктылык һәм шәүлә чиген табып, бер үк әйбернең яктыртылуына карап төс үзгәрткәнен төсмерлим. Җәй көне шәүләләрне «тоту» җиңелрәк кебек, әмма, минемчә, киресенчә. Җәй көнге шәүләләр – кискен, почмаклы, төсләрне капма-каршы куя кебек. Көзге шәүләләр – салмак һәм бик кыска гомерле. Алар дивар буйлап йомшак кына шуышып эңгер-меңгергә качалар. Күреп өлгерсәң – бәхетең.
Кояшның, ялындырып кына, ничә атнага бер күренеп Казан урамнарын сыйпап алган чагын быел бераз гына «эләктереп» калдым: