Соңгы арада тел,
милләт, халкым язмышына бәйле вакыйгалар куерып китте. Вакыйгалардан бигрәк
уйларым шул тирәдә әйләнеп йөри, лекцияләрдә дә еш кына бәхәс куертабыз.
Кайвакыт мавыгып китеп әдәбиятка, тарихка, татар кинематографына һәм, әлбәттә,
татар эстрадасына «тентү» ясап чыгабыз. Бераз төрле карашта торсак та,
төркемдәшләрем белән уртак фикерләр дә еш була. Бәхәстән соң таралышканда
күңелдә нидер сызланып кала. «Барысы да шул хәтле начар микән соң?..» дигән уй борчый.
Ул тынгы бирми, уйландыра, чишелеш эзләтә... Әлегә чишелеш табылганы юк.
Үземне татарча яхшы
сөйләшәм дип саный идем. Хәер, университетта укыганда, хөкем системасында, аннан соң дәүләт оешмасында
эшләгәндә бүтәннәр арасында сөйләмем уңай якка аерылып тора иде. Тел байлыгым
шактый булса да, нәкъ менә сөйләмем аксаганын былтыр көз көне