«Яз килде!», – дип шатланышып
йөрибез. Югыйсә, кичләрен салкын җил өтеп ала, көздән дә салкынрак тоелган
көннәр бар. Күңел җилкенүне бу туктата аламыни?.. Күбесе ялан аякка кедалар
киеп йөри башлады. Үземнең кышкы замша аяк киемемә карыйм да... Юк, мин дә яз
дип көзге аяк киеменә күчеп карадым. Ул көнне матур итеп кар яуды, өйгә
шугалакта йөргән кебек «оча-оча» кайттым.. Шуңа әлегә бүтән эксперимент ясап
карамадым.
Яз барыбер үзенекен
итә, бөреләр шытканны түземсезләнеп көтәм. Яфрак ярган вакыт – минем өчен иң саф,
иң күңелле вакыт: үләннәр яшелгә төренеп чыга, беренче чәчәкләр күренгәли
башлый, күңел очына... Яз килүнең тагын бер билгесе – карлыган яфрагы белән чәй
эчүләр. Күңелең белән өзәргә кызгансаң да, сак кына берничә яфрак алып кереп – хәтта
чайкамыйча – кайнар су белән өшкертелгән чәйнеккә чәй янына салып пешерәсең...
Өй буйлап хуш ис тарала. Чәйнең үтә күренмәле парына карап балачак искә төшә
башлый. Пушкин урамындагы күпфатирлы йортта яшәгәндә, түтәлебездә карлыган үсми
иде. Әмма күрше Шәрифулла бабайларның карлыганы безнең түтәлгә дә колачын
җәйгән. Күршеләребез безгә яфрак өзәргә рөхсәт итә иде, ә Шәрифулла бабай үз
карлыган куагының яфрагын өзгәнгә тәрәзәдән бик кырыс карый кебек тоела, шуңа
тиз-тиз 2-3 яфракны йомарлап уктай өйгә атыла идем. Бәлки кырыс та түгелдер, бу
бала-чага ботарлап бетермәсә ярый инде дип, пошаманга гына калгандыр бабай...
Әмма күңелдән рәхмәт әйтә-әйтә чәй эчүләр истә калган.
Кызыл карлыган беренче булып өлгерә иде... |
Карлыган дигәннән,
мин үзем, имештер, «шәһәр кызы», бакча эшләрен нәни чагымнан ук яратмыйм (яшь
узу белән карашымның үзгәрүен гаиләм бик өметләнеп көтә, ягъни – картая-картая
җиргә тартылуым көчәер, бакча сөйгән затка әйләнермен һ.б.), шуңа миңа бакчада
эшләгәнче өй җыештыру, ашарга пешерү күңелемә якынрак. Шулай да кечкенә чакта
зурларга ияреп җиләк-җимеш җыйганым аерым матур истәлекләр булып калган. Хәнифә
әбиемнең зууур авыл бакчасында ниләр генә үсми иде. Кара карлыган куаклары
җиләк бакчасын уратып ук алган. Ямьле бер җәй көнендә иртүк әби белән карлыган
җыярга чыктык. Бу кечкенә кыздан әллә ни файда да булмас, тик эшкә өйрәнер
дигәннәрдер. Мавыгып китеп кечкенә кәрзинемә