Общее·количество·просмотров·страницы

суббота, 18 февраля 2017 г.

Таң җиледәй очрашу

Гаиләдәгечә җылы рухлы рәсми очрашуда булганыгыз бармы сезнең? Ә минем бар. Менә бүгенге очрашу күңелләрдә әллә кайчан күрмәгән дусларыңны күргәндәй шатлык хисе уятты. Югыйсә, бу очрашуга хәтле мин укытучыларымны һәм ишетеп кенә белгән журналистларны күренекле остазлар буларак кына белә идем.
17 февральдә Журналистлар йортында «Саба таңнары» газетасы коллективы белән очрашу узды. Бирегә бу көнне кайчандыр шушы коллективта эшләп киткән башка журналистлар (араларында – КФУ профессоры, остазыбыз В.З Гарифуллин), КФУ укытучылары, студентлар (яше, карты дигәндәй...) җыелган иде.
Очрашу башлаганчы профессорыбыз үзенә хас нечкә юмор белән безгә Журналист йорты диварларына эленгән тарихи фотоларга тукталып, таныштырып  чыкты.

четверг, 9 февраля 2017 г.

Елмаюлар патшалыгында



Гыйнвар ахырында Елмаюлар патшалыгына сәяхәт кылырга насыйп булды. Таиланд халкы үз илен шулай матур итеп атый икән.
 


Көньяк-көнчыгыш Азиядә урнашкан ил, халкының яшәеше, тормышка карашы миңа бөтенләй башка бер дөнья ачып җибәрде. Хәер, барысы турында да аз-азлап булса да сөйлисем килә.

Утрауга килеп төшкән иртә кояшлы иде, каршылаучы гид: «Кармагыз яхшы икән», – дип елмайды.
Бу илдә кармага, рухларга, кешенең эчке рухына бик зур игътибар бирәләр. Самолеттан соң тау юлының борылмалары башларны әйләндереп Кырымны хәтерләтте, тирә-юньдәге яшеллек күзне сөендерде, һаваның җылылыгы иркәләп күңелләрне эретте. Ә диңгез... Андаман диңгезе безгә үзенең җете төсләре белән юл буе мактанды.


Таиланд иле мине филләр белән күрештерде.