Общее·количество·просмотров·страницы

вторник, 3 января 2017 г.

Генерал елы

2016нчы елны озаттык, 2017гә ияләшеп киләбез кебек. Күңелем белән 2016нчы елда йөрим.

Маймыл елы үзенекен итте – тормышым 90ºка үзгәреп тә куйды. Яздан бирле: «Булдырырмынмы, юкмы? Тәвәкәлләргә кирәк!» дип талкып йөргән идем. Берничә ай баш күтәрми дәреслекләргә чумып утыру, дөнья мәшәкатьләрен һәм мәдәни-иҗтимагый яңалыкларны читкә куеп тору нәтиҗәсез калмады – яңа тормыш башланды да. Инде кайчандыр үтелгән юлдан яңадан барам кебек, ләкин барысы да яңача: һәр нәрсәгә бүтән күз белән карыйм, һәр нәрсәне өр-яңа яктан өйрәнәм, узган вакытны куып тотарга омтылам... Хәзерге акылым йөдәтә торган «Бер 10-12 ел элегрәк башлыйсы булган!» дигән уйларны үземнән ераграк куарга тырышып алга атлыйм. Мин язмышка ышанам: бар да үз вакытында килә. Соңлап җыелган җимеш өлгергәнрәк, тансыграк икән. Аерым кешеләргә, вакыйгаларга гына карашым үзгәрми.
  Гаиләбездә хәзер барыбыз да бик ярата торган бер җан иясе яши

– ятим песи баласы ул.
Ялкында тылсым бар!..
Ул үсә – без тәрбия буенча яңа дәресләр алабыз. Үзебезне тәрбияләү буенча. Ә Бәләкәчнең (кечкенәдән ияләшкән исеме) кушаматлары гамәленә карап үзгәрә: Зөлхиҗә – күп төчкерә башласа (күршедә шундый исемле еш төчкерүче бер апа яши иде), Акыл иясе (әнигә ошаган исеме), Инспектор (бусын мин әйтәм, гадәттә – песи тикшермәгән бер эш тә, бер почмак та калмый), Песием минем (мин шулай дәшәм), Киноман (телевизордан кино, хоккей матчларын, концертларны бездән дә бирелебрәк карый), Хәчтерүш (ачуны китерсә), Гөлчатай (бөркәнчек япкан килен кебек пәрдә артыннан карап утырырга ярата). Һөнәре арткан саен исеме дә арта тора...

Шерлок Холмс турында фильм карыйбыз
Кайчандыр өйдә утырган чагымда әни миңа: «Әйдә, дусларыңа котлау открыткалары җибәрәбез!» – дип, иске гадәтне яңарткан иде. Яңа ел алды иде ул. Дусларыма да кызык булды: почта тартмасыннан газеталар арасыннан открыткалар чыккач, алар миңа шалтыратып рәхмәтләрен белдерделәр...  Без диплом алганга да 8 ел тула инде. Дусларымның күбесе – гаиләле, мең мәшәкать белән балалар үстерәләр, әмма һаман да, минем котлавымны көтмәстән, үзләре дә конверт тутырып теләкләр юллыйлар. Алар да, мин дә бәхетле. Һәр вакыйга уңаеннан иң беренче котлауның юрфактагы фәнни җитәкчемнән килүе – үзе бер бәйрәм булып тора.
Быел почта аша килгән котлаулар тагын да кызыклы иде: Кайбычтагы дусларым котлау сүзен үзләре ясаган открыткага язганнар, фәнни җитәкчем эчкерсез теләкләрен юллаган һәм шатлыгын белдергән. Ә тагын бер конверт бөтенләй көтелмәгән кешедән булып чыкты. Республика газеталарына актив язучы  Сәгъдулла абый Шәйхулла-Әнәле җибәргән бу хатны. Көзен без аның белән Журналистлар йортында булган очрашуда танышкан идек. Мин берничә фотокадр төшердем һәм Сәгъдулла абыйга да җибәрергә вәгъдә иттем.
Кемнәндер котлау - конвертта, кемнәндер Кар бабай үзе килгән
Октябрь ае йөгереп узды, ноябрь сызгырып китте, узып барган декабрь ахырында, ниһаять, котлау сүзләре дә язып фотоларны җибәрдем. Хатым яңа елга кадәр барып җитсә ярар иде дип теләп йөргән арада, Сәгъдулла абыйдан шигъри котлау белән рәхмәт сүзе килеп төшмәсенме?! Өлкәннәрнең өлгерлеге, төгәллеге, рухи байлыгы – яшьләр көнләшерлек шул!
Рәхмәт Маймылга! Теләкләремә ирештерде, якыннарым сәламәт, күңелемә якын шөгылем бар, тирә-юнемдә кызыклы, акыллы кешеләр даирәсе... Беркайчан да бар да 100% була алмый. Әгәр була калса – куркыныч, әбиемнең тагын бер гыйбрәтле сүзе кисәтү кебек искә төшә: «Дөнья дүрт аягына басса – бер ягы кителә башлый». Кәбисә елы кайбер танышларымның, элеккеге хезмәттәшләремнең гаиләләрен читләп узмады. Берни дә эшләп булмый.
Әтәч елына аяк бастык. Әтәч минем өчен бала чагымда әби асраган горур бер зат – үз дәрәҗәсен белүче, гаиләсен кайгыртучы, тәүлекне бүлеп кычкыручы, көр тавышлы, затлы кыяфәтле, үкчәсендә типкеләре булган (шпорлы), Генерал кушаматлы кызыл әтәч буларак күңелемдә калган. Аңа охшаса ел начар булмас!

2 комментария:

  1. Алсу, бу соңарып сайлаган юлың - дөрес юл! Шулай булмаса, язмаларыңны, татарча булсынмы, рус телендәме, шулай кызыклы, мавыктыргыч, мәгълүматлы итеп яза алмас идең. Һәрвакыттагыча кызыксынып укыдым бу язманы да. Җылы итеп, тел байлыгын эшкә җигеп яза беләсең. Яңа елда яңа уңышлар сиңа!

    ОтветитьУдалить
    Ответы
    1. Яңа ел башы белән Сездән шундый матур теләк кабул иттем! Күңелне үстереп торасыз, рәхмәт!

      Удалить