Общее·количество·просмотров·страницы

суббота, 18 февраля 2017 г.

Таң җиледәй очрашу

Гаиләдәгечә җылы рухлы рәсми очрашуда булганыгыз бармы сезнең? Ә минем бар. Менә бүгенге очрашу күңелләрдә әллә кайчан күрмәгән дусларыңны күргәндәй шатлык хисе уятты. Югыйсә, бу очрашуга хәтле мин укытучыларымны һәм ишетеп кенә белгән журналистларны күренекле остазлар буларак кына белә идем.
17 февральдә Журналистлар йортында «Саба таңнары» газетасы коллективы белән очрашу узды. Бирегә бу көнне кайчандыр шушы коллективта эшләп киткән башка журналистлар (араларында – КФУ профессоры, остазыбыз В.З Гарифуллин), КФУ укытучылары, студентлар (яше, карты дигәндәй...) җыелган иде.
Очрашу башлаганчы профессорыбыз үзенә хас нечкә юмор белән безгә Журналист йорты диварларына эленгән тарихи фотоларга тукталып, таныштырып  чыкты.


Йортның музей өлешендә «Саба таңнары»на кагылышлы истәлекләр кунакка дәшә – 1930нчы елда чыга башлаган газетаның тарихи саннары күргәзмәгә куелган иде.
Бигрәк тә 1941 елның 22 июнендә чыккан номеры истә калды.
1941 елның 22 июнендә чыккан газета номеры

Очрашуга килсәк, газета тарихын хезмәткәрләр тирән хисле итеп, яратуларын яшермичә сөйләде. Тираж кимү проблемасына туктамыйча кала алмадылар, газета редакторы Рөстәм Габдерәүф улы Исмәгыйлов борчулары белән уртаклашты: «Газетада материаллар бүгенге көн кадагына, бүгенге көн сорауларына җавап бирә микән?». Әмма редактор сүзен оптимистик рухта дәвам итте. Гомумән, күтәренке рух белән иҗат итү, алга омтылу теләге, эшләгән эшне сөю, остазларын истә тоту – боларын барысын да күрдем мин бүген. Музей оештыру тарихы да бик кызыклы: типографияне япкач, буш бүлмәләр кала. Газетаның нәкъ бер айдан юбилее – 70 еллыгы билгеләп үтәсе көннәр бу, шул чорда баш мөхәррир булып эшләүче Тәлгать ага Нәҗмиев өлкән хезмәткәр Г. Галимуллинага буш бүлмәләрдә музей оештырырга дигән тәкъдим ясый, һәм юбилей көнендә матбугат музее ишекләрен ачып җибәрә. Музей даими тулыланып тора.
Газета хезмәткәрләре һәм кунаклар
Чыгыш ясаучылар күп булды, һәркайсы газета белән бәйле матур хатирәләрен уртаклашты, ни гаҗәптер, һәр истәлек көлкеле сүзләргә, шаян мизгелләргә бай иде. Бу җылылык, мөгаен, иҗади коллективның үзеннән киләдер. Шаянлык һәм юмор кебек нәзберек сәләт аны аңлаган һәм кадерен белгән җирдә генә туа аладыр шул.

Комментариев нет:

Отправить комментарий