Общее·количество·просмотров·страницы

понедельник, 19 июня 2017 г.

Җәйне чәчәкләр китерә

Урамда яңгыр башланды. Авыр тамчылар тып-тып түбәгә, тәрәзә пыяласына, агач яфракларына килеп төшәләр. Бакчадагы чәчәкләр сискәнеп, бөрешеп калганнар. Ләкин һәрбер тере зат – кем ничек булдыра – бу яңгырга сөенеп тора. Кайбер тамчылар чәчәкләрдә утырып кала, икенчеләре җиргә ашыга. Җылыга, дымга сусаган туфрак тамчыларны куенына ала...


Бакчада чәчәкләр патшалыгы. Һәрбер гөл күршесе белән ярышып үсә, өскәрәк күтәрелеп, таҗларын киңрәк җәяргә тырыша. Үтеп баручы яңгырның адашкан тамчыларына эләкмәскә тырышып, бал кортлары очып йөри. Табигать быел уянып җитә алмый кебек. Бүген генә ачылган чалма чәчәкләр чынаяклар тезелгән чәй табынын хәтерләтә.  Гадәттә, май аенда чәчәк ата башлаучы ирислар, «Җәйнең уртасына җитәргә!» дигән әмер алган кебек әле берсе, әле икенчесе бөреләрен ача. Ирислар янында үскән ромашка: «Болар каян килгән?» дигәндәй аптырап тирә-юньне күзләп ала.

Мине иң гаҗәпләндергән чәчәкләр, бакчаның яңа кунаклары – мәкләр. Болар – матурлык өчен генә үсә торган бакча гөлләре. Чәчәкләре нинди булыр икән дип көтеп йөрим, ә алар ашыкмыйлар. Ачыла башлаган бөре, күз тиюдән курыккандай, яшел яулык читеннән кызгылт-ал таҗлары белән инде ничәнче көн мине ымсындыра. Яшел «кәшимир» яулыкның төкләре арасында яңгыр тамчылары яшеренеп ята. Язгы чәчәкләр вакыты үткәч – җәй килер кебек. Көтәм.
P.S. Автор фотолары.





Комментариев нет:

Отправить комментарий