Общее·количество·просмотров·страницы

суббота, 5 ноября 2016 г.

Ябалак кар яуган төндә

Шушы ябалак кар яуган төндә соңгы 12 елны искә төшерәм, күңелдән генә дусларым белән сөйләшәм. Яшь булганбыз икән, бигрәк бала-чага...
Кечкенә авыл-шәһәрләрдән килеп Казан белән танышып йөргән чагыбыз. Университетка йөри торган маршрутны өйрәнү, телефон урлату, “Чәй йорты”нды эчкән беренче чәйләребез, бер-беребезне күзәтү, ремонт барган университетта корпус-аудиторияләр эзләү... Беренче лекцияләр, китапханәдә китапка чират торып семинарга әзерләнү (Ману законнары турында язылган битләрне ертып алган кешеләрне сүккәнне хәтерлисеңме?..), бер-беребезгә кунакка килеп төн буена чәйнек-чәйнек чәй эчеп һәм сөйләшеп чыкканыбыз...
Ул чакта төшкән сирәк фотоларыбызны карап шаккатам – олыгаюбызны шуннан сизеп була. Фотоларда зур булырга тырышканыбыз күренә. Бүгенге күз белән карагач – бераз көлке дә. Без үзебезне чыннан да бик зур, җаваплы саный идек ич. Булачак юристлар. Йөзләребездә балачак алсулыгы, шаянлыкны басарга тырышып җитди булып йөрдек. Бүген ул җитдилекне кая яшерергә дә аптыраган. Кайнарланып гаделлек яклый идек. Бүген яклыйбыз, ләкин кайнарлыгыбызны салкын акыл белән фикерләү бераз баскан. Элеккечә уйлаганны шәрран ярып салу юк инде, башта уйлыйбыз, сүзне үлчәп сөйлибез. Махсусмы, үзебезне җитди итеп күрсәтер өченме? Юк. Күнегелгән. Хәер, укытучылар безнең белән горурлана ала дип уйлыйм – белемнәребезне кулланып эшләп ятабыз. Тормыш университеты остазлары да шаттыр, эшебездә коры белем генә барылмый, тәҗрибә дә бар.
Заманча, матур киенгән яшь кешеләр синең белән исәнләшүгә бераз сискәнеп тә китәсең. Кем алар? Курсташлар икән ич, яшьтәшләребез... Ә мин берсенең зур колаклы малай, икенчесенең оялчан, сөйләшми торган кыз икәнен хәтерлим.
Хәтер ялкаулана башлады, кайвакыт бер-беребезгә: «Карале, муниципаль хокук буенча семинар алып барган әбинең исеме ничек иде әле ул? Хезмәттәшләр белән уртак укыткан укытучыларны барлый идек, мин исемен онытканмын, тел очында гына тора инде...» дигән шалтыратуларыбыз елдан-ел ешая. Күңелсез хәбәрләр дә булгалый – теге яки бу университет укытучыбызның фани дөньядан китүе турындагы хәбәр курсыбызны шаулатып ала...
Дустым, Казанны яулаганыбызны хәтерлисеңме? Үҗәтләнеп шәһәрне өйрәндек, җәяүләп ничә чакрым үтелгәндер? Яңа ачылган кинотеатрларга йөрү, (Камал исемендәге театрга да бардык!), бер-беребезне бильярд, боулинг уйнарга өйрәтү. Туган көннәрдә бергә җыелу. Беренче сессия, беренче тапкырдан кайберебезнең бирелмәгән зачеты, бергәләшеп тынычландыру, кабат биргәндә күмәк борчылу...
Профессор Горбачев лекциясеннән соң бергә утырып лекцияләрне чагыштыру, дәресендә суларга да курку (курсның аудиториядә чебен сулаганы да ишетелерлек итеп тыныч утыруын таләп итә иде мәрхүм!), укытучы Блажконың опера җырчысы тавышы белән лекция укуы… Бу – барысы да беренче курс.
Бер-беребезне шаярту, дуслык җепләрен башта сакланып кына сузып соңыннан дуслыкны бәйләү, яшәүнең рәхәтен әле акыл белән аңламыйча гына сиземләү...
2004 ел белән 2016 елны чагыштырсакмы? Акыл утырган, күңел җилкенүләре сирәк булган, мантыйкның парад белән хөкем иткән мәл дөньяга артык самими, ышанучан карашны алыштырды. Һәрчак һәрнәрсәгә анализ ясау гадәте хыялый фикерләүне йөрәкнең ерак почмагына бикләде.
Дустым, әгәр кире 2004 елга кайтыр идеңме дисәләр?.. Алда ни көтә икән? Менә бусы кызык.

2 комментария:

  1. Һәркемнең күңел кесәсендә университет белән бәйле, студент елларының татлы хатирәсе бар. Шөкер. Әле ярый бар ул. Без укыган заманны, бүгенге көн белән чагыштырып та булмый. Хәзер күпме заманча мөмкинлекләр ачылды студент халкына! Ә без, барыбер үзебезнең заманны сагынабыз. Үзебезнеке кадерле!
    Рәхмәт, Алсу, күңелне кузгалткан язмаң өчен.

    ОтветитьУдалить
    Ответы
    1. Шулай шул, Раилә!
      Әле беренче курсны гына тасвирладым, тагын 4 бар, бәлкем, язылыр 😊

      Удалить