Общее·количество·просмотров·страницы

воскресенье, 26 марта 2017 г.

Яз, карлыган яфрагы һәм балачак

«Яз килде!», – дип шатланышып йөрибез. Югыйсә, кичләрен салкын җил өтеп ала, көздән дә салкынрак тоелган көннәр бар. Күңел җилкенүне бу туктата аламыни?.. Күбесе ялан аякка кедалар киеп йөри башлады. Үземнең кышкы замша аяк киемемә карыйм да... Юк, мин дә яз дип көзге аяк киеменә күчеп карадым. Ул көнне матур итеп кар яуды, өйгә шугалакта йөргән кебек «оча-оча» кайттым.. Шуңа әлегә бүтән эксперимент ясап карамадым.
Яз барыбер үзенекен итә, бөреләр шытканны түземсезләнеп көтәм. Яфрак ярган вакыт – минем өчен иң саф, иң күңелле вакыт: үләннәр яшелгә төренеп чыга, беренче чәчәкләр күренгәли башлый, күңел очына... Яз килүнең тагын бер билгесе – карлыган яфрагы белән чәй эчүләр. Күңелең белән өзәргә кызгансаң да, сак кына берничә яфрак алып кереп – хәтта чайкамыйча – кайнар су белән өшкертелгән чәйнеккә чәй янына салып пешерәсең... Өй буйлап хуш ис тарала. Чәйнең үтә күренмәле парына карап балачак искә төшә башлый. Пушкин урамындагы күпфатирлы йортта яшәгәндә, түтәлебездә карлыган үсми иде. Әмма күрше Шәрифулла бабайларның карлыганы безнең түтәлгә дә колачын җәйгән. Күршеләребез безгә яфрак өзәргә рөхсәт итә иде, ә Шәрифулла бабай үз карлыган куагының яфрагын өзгәнгә тәрәзәдән бик кырыс карый кебек тоела, шуңа тиз-тиз 2-3 яфракны йомарлап уктай өйгә атыла идем. Бәлки кырыс та түгелдер, бу бала-чага ботарлап бетермәсә ярый инде дип, пошаманга гына калгандыр бабай... Әмма күңелдән рәхмәт әйтә-әйтә чәй эчүләр истә калган. 
Кызыл карлыган беренче булып өлгерә иде...



Карлыган дигәннән, мин үзем, имештер, «шәһәр кызы», бакча эшләрен нәни чагымнан ук яратмыйм (яшь узу белән карашымның үзгәрүен гаиләм бик өметләнеп көтә, ягъни – картая-картая җиргә тартылуым көчәер, бакча сөйгән затка әйләнермен һ.б.), шуңа миңа бакчада эшләгәнче өй җыештыру, ашарга пешерү күңелемә якынрак. Шулай да кечкенә чакта зурларга ияреп җиләк-җимеш җыйганым аерым матур истәлекләр булып калган. Хәнифә әбиемнең зууур авыл бакчасында ниләр генә үсми иде. Кара карлыган куаклары җиләк бакчасын уратып ук алган. Ямьле бер җәй көнендә иртүк әби белән карлыган җыярга чыктык. Бу кечкенә кыздан әллә ни файда да булмас, тик эшкә өйрәнер дигәннәрдер. Мавыгып  китеп кечкенә кәрзинемә


карлыган җыйдым. Күләгәдә җыйганда үзенә күрә рәхәте дә булгандыр. Кәрзинем туларга ике бармак калынлыгында буш урын калган. Нәкъ шушы вакытта мине: «Ай, маладис, бигрәк күп җыйгансың!» дип мактамасыннармы? Һәм шуның белән вәссәлам: күпме тырышсам да, тутыра алмадым кәрзинемне... Бер карлыганны салам, икене, өчне... Карлыганны салам-салам да: «Туларга күп калды микән?», – дип үрелеп карыйм. Күпме карасам да, баягы күләмнән бер үзгәреш тә юк! Тәки тутырып бетермәдем мин ул кәрзинне, әби җыеп бетерде, ә кояш биеккә күтәрелде...
Авылга әбиләр исән чакта, гадәттә, бер төнгә кайтыла иде. Шуңа беренче сыйныфны тәмамлагач, БЕР АТНА торган чак аеруча истә калган. Һәр көнне иртән әби чиләк белән ишегалдына чиста ком салып куя, без рәхәтләнеп уйный идек. Ә төштән соң чыгуга – комда тавыклар «уйнаган» булып чыга: комның әсәре дә калмый иде.
Тавыкларны күзәтергә ярата идек, шәһәр баласына күп кирәкмени? Читлектә чеби саклаган тавыкны кызгана-кызгана, әйләнә-тирәсендә йөреп сары йомрыларны, алардан да бигрәк әнисен куркытып бетерә идек. Югыйсә ниятебез изге: сыйларга теләп ипи валчыкларын рәшәткә арасыннан сибүебезне тагын ничек аңлатасың?..
Тавык сыйлау дигәннән, бераз үсә төшкәч кайтканда әбинең кече сеңлесе Сәлимә апаның килгән чагы. Үзе пешергән бавырсак алып килгән! Ә бавырсагы шикәргә катырылмаган. Без – бала-чага – егылып китеп ашадык. Өстәл яныннан киткәндә кулыбызга сыйганча күчтәнәчне дә алып сыздык (олылар өстәл янында гына ашарга рөхсәт итә иде!). Урамга чыгып, баскыч төбендә бавырсак ашаулар тагын да тәмлерәк икән... Бездән бераз шикләнеп йөргән тавыклар да якын-тирәдә тузанда казына. Шуннан безнең башка «гениаль» фикер килде: тавыкларны да тәмле бавырсак белән сыйларга кирәк! Фикер генә килеп калмады, шундук «эшкә» керештек! ...Чыр-чуга чыккан олылар башта өнсез калды: тавыклар да бавырсак ярата икән! Ә безгә эләкте, алар бавырсак яратканга без гаеплемени инде?..
Авыл тормышына күнә алмавым нәни чагымда ук протест рәвешендә белдерелгән. Әниләр сөйләве буенча, Казанга барып зоопарк та күреп кайткач, Алсу «зур үсеп» киткән – башта: «Кайчан үзебезнең өйгә кайтабыз?» – дип елаган, аннан авыл йортының агач диварларын яратмыйча, әбисенә «мактау» сүзләре яудырган: «Синең өең матур түгел! Обой да ябыштырылмаган! Син үзең дә әби түгел, әбизиян!». Зирәк әбием елмаеп уенга борган. ...Әмма бу явызлыкка каршы көрәштә кычыткан да катнашкан.
Үсә төшкәч кенә таңнан кошлар сайравын тыңлау, таллыкта күке кычкырганны санау, кичләрен капка төбендә көтү кайтканын каршылау (менә сиңа тере зоопарк!), карт алмагачтан алма өзү, кура җиләген койма арасыннан кабып карау, кичләрен лапаста йомырка җыюның үзе бер бәхет икәнен төшенәсең. Тик ...үсеп җиткәч кенә шул! Һәм инде әби дә юк.

Комментариев нет:

Отправить комментарий