Общее·количество·просмотров·страницы

понедельник, 24 апреля 2017 г.

«Шәхәр» белән «Илхам»

Соңгы арада тел, милләт, халкым язмышына бәйле вакыйгалар куерып китте. Вакыйгалардан бигрәк уйларым шул тирәдә әйләнеп йөри, лекцияләрдә дә еш кына бәхәс куертабыз. Кайвакыт мавыгып китеп әдәбиятка, тарихка, татар кинематографына һәм, әлбәттә, татар эстрадасына «тентү» ясап чыгабыз. Бераз төрле карашта торсак та, төркемдәшләрем белән уртак фикерләр дә еш була. Бәхәстән соң таралышканда күңелдә нидер сызланып кала. «Барысы да шул хәтле начар микән соң?..» дигән уй борчый. Ул тынгы бирми, уйландыра, чишелеш эзләтә... Әлегә чишелеш табылганы юк.
Үземне татарча яхшы сөйләшәм дип саный идем. Хәер, университетта укыганда,  хөкем системасында, аннан соң дәүләт оешмасында эшләгәндә бүтәннәр арасында сөйләмем уңай якка аерылып тора иде. Тел байлыгым шактый булса да, нәкъ менә сөйләмем аксаганын былтыр көз көне


генә аңладым. Хәзергә урыс акцентым кимеде, әмма калька дигән яман бер чир белән көрәшне бүгенгечә дәвам итәм. Төркемдәшемнең күптән түгел генә бер бәхәс арасында (Айваз, сәлам!): «Син үзеңнең сөйләмеңнең калькалы икәнен сизәсеңме?» дигәне үҗәтлегемне арттырды гына. Тиз тәрҗемә итү сыйфатым да үсеп китте. Элек тиз-тиз сөйләгән арада сүз тәрҗемәсен искә төшереп туктап калсам, хәзер андый «тукталышлар» сирәгрәк була. Янә бер уй аңны кисеп-кисеп ала: «Тормыш 13 ел элек бераз бүтән юлдан китсә – татар телен белү һәм куллануым бүген нинди дәрәҗәдә булыр иде икән?..».
Заманында урыс классында 7нче сыйныфка ук җитеп (мин балалар бакчасына киткәндә татар төркемнәре юк иде, шул балалар бакчасының татарын, урысын, чувашын бергә туплаган урыс төркемендә «үсеп» мәктәпкә дә кителде), мин, урыс завуч-укытучыларын шаккаттырып, параллель татар сыйныфына күчтем. Үзенең мәңгелек хаклы булуына инанган завучның әти-әнине: «Да она же там пропадет!» дип күчермәскә үгетләгәнен соңрак белдем (мин укыган урыс классы 5 параллель арасында иң көчлесе иде). Яңа сыйныфта алгебра, геометрия, биология, география дәресләре татарча укытыла иде. Җиң сызганып бу фәннәрне татарча өйрәнә башладым. Элеккеге классташларым тәнәфестә миңа ...урыс теле һәм әдәбияты буенча язган иншаларын, изложениеләрен тел һәм стиль ягыннан тикшертергә ташый башлады. Яшәп киттек тагын... Әмма берәр елдан татарча уку хыялы көтелмәгән җирдән чатнады: укытучылар җитмәү сәбәпле татар сыйныфымны тулаем урыс телендә укытуга күчереп куйдылар. Урыс сыйныфларыннан аермалы буларак без бары тик татар теле һәм әдәбияты фәннәрен генә татар сыйныфлары программасы буенча укыдык. Миңа бу күчү җиңел булса, сыйныфташларыма бик авырга туры килде, чөнки аларның бу фәннәрне беркайчан да урысча укыганнары юк иде.
Ә университетның юридик факультетында безгә хәтта 1 семестр буена татар теле дәресе дә керде. «Хәтта» сүзен куллануым юкка түгел. Хәзерге фикеремчә: дәрес саны бирелгән иде, әмма аларның ничек үткәнен искә дә төшерә алмыйм, бары бер тапкыр Югары хөкем йортында утырышларда булып соңрак шул турыда сөйләшкәнне генә хәтерлим. Юк, дәресләр уза торды, тик булачак юристлар өчен аерым бер махсус укыту программасы юк иде. Төркемне татар телен белү дәрәҗәсе буенча бүлүләре дә уңышлы булмады: арабызда татарча бер кәлимә сүз әйтмичә 1 семестр укыган татарлар да күп иде.
Боларны тасвирлавым тиктән генә түгел: 21 апрельдә Журналистлар йортында тел галиме Рүзәл Юсупов белән очрашу узды. Минем өчен Рүзәл ага бигрәк тә тәрҗемә мәсьәләләрендә өзеп ала торган мәкаләләре белән танылган шәхес, ә аның барлык дәрәҗәле исемнәрен санап китсәң – бихисап. Галимнең бу арада гына «Мәдәни җомга» газетасының 3 санында чыккан мәкаләсен кызыксынып укыдым. Фикерләре белән, әлбәттә, килешәм. Чыннан да, хәзерге телевидение, радио тапшыруларын тыңларлык түгел, сөйләм хаталары колакны һәм зиһенне аяп тормый, беррәттән җәзалый. Калька чире дә сөйләмне яулап алган. Килешәм, ике куллап килешәм! Сәбәпләре турында да сөйләшеп киттек. Өлге булырлык сөйләм юк дигән фикерне очрашуга җыелган журналистлар кат-кат әйттеләр.
Мәктәп яшемдә, университетта укыган чорымда, эшләү дәверен әйтеп тә тормыйм – телемне теләгән дәрәҗәдә үстерү мөмкинлеге миндә дә юк иде! Туган телемнең бүгенге дәрәҗәдә саклануы – гаиләм һәм бераз үз тырышлыгым аркасында гына. Кичләрен якыннарым белән татарча аралашу, татар китапларын укып барырга тырышу, вакытлы матбугатны көндәлек ихтыяҗ итеп санаганга гына мин телемне саклый алдым дип беләм. Янәдән укырга ниятләвем дә шушы максаттан булды. Хәзер менә минем өчен гаҗәеп дөнья ачылды – чын комсызлык белән, хәлемнән килгән кадәр шушы мохитны үземнеке итәргә тырышам. Ләкин мәдәни тормышта әдәби сөйләм ишетеп гыйбрәтләним дисәң – башка төрле гыйбрәткә күбрәк юлыгасың. Телевизорны карыйсы, радионы тыңлыйсы килмәүнең дә сәбәбе шул. Җаныма юаныч табу өчен мин Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына барам, тик һәр көнне театрга йөрү мөмкин түгел. Ретро җырлар исемлегенә кергән җырларны табып машинага яздырыйм дисәң – янә киртә, аларны табып булмый, ә ул җырлар миңа матур көйләре һәм мәгънәле текстлары белән кадерле, заман җырларын башкаручылары белән бергә бөтенесен диярлек чүплеккә озатасы килә. Менә шундый вәзгыятьтә Рүзәл ага Юсуповның: «Газета теле – чын татарча саф әдәби тел булырга тиеш!» диюе бераз җан кертеп җибәрә, тик моны тормышка ашырыр өчен ни эшләргә кирәк – бу проблема буенча бердәм фикергә килеп булмады.
Галимнең: «Тел мәсьәләсендә авторитетлар юк. Авторитет – халыкта», «Алынма сүз телне бетерми, грамматика телне бетерә», «Әдәби тел белән сөйләм теле арасында аерма булырга тиеш түгел» дигән гыйбарәләре күңелгә хуш килде,
Тел галиме Рүзәл Юсупов

галим моны күпьеллык өйрәнүләреннән, тәҗрибәсеннән чыгып әйтте.
Чит телдән кергән сүзләргә татар телендә тәрҗемә буларак яңа сүз табаргамы, әллә булган тел байлыгыннан файдаланып берәр сүзне өстәмә мәгънәдә кулланыргамы дигән сорау да бик урынлы иде. «Интернет-ссылка» дигән сүзтезмә шактый сораулар уятты, Р. Юсупов «ссылка» сүзен сылтама дип тәрҗемә итүне хата дип санавын белдерде.
Телебез өчен бүген рәсми яктан бөтен шартлар тудырылган кебек, әмма тормышта сөйләмебез ватык телефон уенындагы кебек үзгәреш кичерә: җөмлә төзелеше дә, сүзләрнең әйтелеше дә, яңгырашы да бер дә куандырмый шул. Теле телгә йокмый торган заман дикторлары «шәХәр», «Хәм», «ИлХам» һ.б. дип үзәкне өзәләр. Үземнең дә, ялгыз солдат кебек, үз биләмәмдә «дошманнарым» белән бертуктамый сугышып яткан көнем. Ә дошманнарымның иң әрсезләре – Акцент һәм Калька исемлеләр.


Комментариев нет:

Отправить комментарий