Общее·количество·просмотров·страницы

пятница, 21 июля 2017 г.

Таң атканда

Җәйге таңны каршылау теләге күңелдә күптән инде пыскып-пыскып кына ята иде. Ниһаять шушы кечкенә хыялыма ирешергә булдым.
Таң вакыты. Сәгать 3.30 күрсәтә. Кояшның авыраеп кына, әмма тизлеген арттыра-арттыра, күтәрелеп килгән чагы. Томанга төрелгән юлдан барганда кояш тонык кына шәфталу төсендәге тәңкә булып күренә.

Томанның куерган чагы
Ә томан куе – калын юрган булып үзәнлекләрне, күл-елга тирәләрен, йоклаган авылларны каплый.
Томанлы үзәнлек үзе күл кебек күренә



Чирмешән чатына илтә торган олы юл буендагы кечкенә бер күлдә аккошлар яши. Быел да күл уртасындагы камыш-яшеллек арасын яшәү урыны итеп сайлаганнар, бала чыгарганнар. Алар янына якынлашып булмый, күл ярын куаклар каплаган. Әмма шушы таңда күргән манзара күңелемдә саклана торган иң матур хатирәләрнең берсе булып калыр. Томан пәрдәсенә уралган күл уртасында, аксыл су өстендә аккошларның көмеш шәүләләре күренә. Ул шәүләләр оста зәркән кулыннан чыккан сын кебек бик нәфис. Менә берсе озын муенын сузып суга кагыла. Тирә-юнь дә серле – төсләр тыйнак, ә томан серлелекне тагын да арттыра. Сихри тынлыкны якындагы юлдан узучы машиналар гына боза.
Чыклы үлән күтәрелә барган кояшта уйнаклап ялтырый. Үлән арасына эленгән челтәр пәрәвезләр, кыр чәчәкләре чык авырлыгыннан җиргә иңәргә тырышалар.
Чыкка төренгән ромашка

Үлән арасында пәрәвез күп очрый

Томан ашыгып итәкләрен җыя. Таң шулай ата икән.
Кояш инде шактый югары, томан күз алдында кими бара

Комментариев нет:

Отправить комментарий