Общее·количество·просмотров·страницы

воскресенье, 2 октября 2016 г.

Очрашудан соң

Бу көздә минем өчен яңа тормыш башланды. Офиста гына утырып эшләнгән төссез көннәрне шау-шулы, яңалыклы, мавыктыргыч атналар алмаштырды. Мин моңа бик шатмын һәм әлегәчә ышанып бетә алмыйм. Яңа тормышның бер билгесе буларак – мин яңа кешеләр белән танышам, аралашам, тыңлыйм, өйрәнәм...
Менә узган атнада татар журналистикасы кафедрасында укучылар өчен «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналларының баш мөхәррире Данил Гыйниятов белән мастер-класс үткәрелде. Данил әфәндегә “ТНВ” каналларындагы үзгәрешләр, юнәлешләре турында күп сораулар бирелде, тәнкыйть тә яңгырады. Очрашуда ләм-мим утырсам да, бирергә теләгән сорауларым байтак иде, ләкин мин аларны өйгә алып кайтып киттем. Башка сораулар арасында үземнекеләр вак тоелды. Ә хәзер, уйлана торгач, алар да урынлы күренә.
Ә минем бирелмәгән сораулар болайрак яңгырый иде: “ТНВ” каналы тапшыруларында аудиториянең зәвыгын күтәрү өчен ниләр эшләнә? Бүгенге көндә кайсы шәхесне яшьләргә үрнәк дип саныйсыз? Аны яшьләр арасында популярлаштыру өчен телевидениедә нинди чаралар кулланырга мөмкин? Төрле яшьтәге тамашачыны нинди тапшырулар белән якынайтып була?
Хәзергә ул сорауларны мин үз “казанымда” кайнатам: тамашачы буларак та, шушы өлкәдә кызыксынучы буларак та уйланам, тирә-юньдәгеләрнең кайсы канал-тапшыруларга күбрәк тартылганнарын шыпырт кына күзәтәм.

Комментариев нет:

Отправить комментарий