Общее·количество·просмотров·страницы

среда, 5 октября 2016 г.

Дөнья киңәя бара

Кичә, 04.10.2016, университетта татар журналистикасы кафедрасы студентлары өчен “Шәһри Казан” газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова мастер-класс уздырды.
Очрашу мәгълүматка бай һәм җанлы узды, шәхсән минем өчен аеруча тәэсирле булды. Һәрбер яңа мәгълүматны хәтергә сеңдерергә тырыштым. Заманча карашлы, таләпчән, хәтта кайвакыт кырыс тоелган баш мөхәррир фикер-киңәшләрен яшьләрчә үҗәтлек белән белдерде. Кайбер фикерләре минем өчен яңа булса, икенчеләре бәхәсле дә тоелды. Мәсәлән: “Милли журналистиканың үзенчәлеге – бары тик телдә һәм аерым темаларда: тел, татар яшьләре, бөтен дөньяга таралган татарлар”  дигән гыйбарә хакында, минемчә, сүзне дәвам итеп булыр иде. Ә инде: “Бүгенге көндә басма журналистиканың төп функциясе – хәбәр итү түгел, ә хәбәр белән уйландыру/анализ”, – дигәне белән мин дә килешәм.
“Экспертлар һәм башка кешеләрнең фикерләреннән башка яшәп булмый”, шунда ук: “”Цитаталарны күп һәм туры сөйләм кебек бирергә кирәк” дигән фикерен дә күңелемә салып куйдым.
“Матур тел үрнәкләре буларак – Ә. Еники һәм М. Мәһдиев әсәрләре, белемле булыр өчен бөтендөнья әдәбиятын укыгыз, белемле кеше белән аралашу кызыграк”, – дигән киңәше дә ошады.
Очрашу барышында Вакытның баш мөхәррир өчен бик кыйммәтле төшенчә икәнен дә күрдем, ул үзенең һәм әңгәмәдәшенең вакытын бик кадерли, сүз арасында үзе үк шуны ассызыклады. Өстәлдә яткан сәгатькә сизелер-сизелмәс күз төшереп алуын да искәрдем. Әмма кызыклы очрашу билгеләнгән вакытка гына сыеша алмады.
Журналист, Шәхес, Җитәкче сыйфатларын үзендә туплаган кешеләр белән аралашу, очрашулардан соң мин үземнең дөньям киңәйгәнен тоям. Эшкә, тормышка бөтенләй бүтән күз белән карарга өйрәнәм икән, ләбаса.
Күптән түгел укытучыма бер яңа язмамны күрсәткәч, ул миңа: “Алсу, интригасы юк бит, артык шома тәмамланган”, – диде. Шуннан соң “интригасы бармы?” дигән сүз гаиләбездә канатлы булып китте, мин язмаларымда яңа фильтр кулланам: интрига бармы, юкмы, укырга кызыкмы?..
Мин өйрәнәм, мин өйрәнәчәкмен.   

1 комментарий: