Общее·количество·просмотров·страницы

воскресенье, 4 декабря 2016 г.

Хаталар төрле була

Кеше грамоталы булырга тиеш. Фикерләрен дөрес төзү генә түгел, ул аларны аңлаешлы итеп белдерә дә белергә тиеш. Шушы арада төркемебездә чыккан сөйләшүдә минем фикерем катгый иде. Әлбәттә, минем белән килешмәделәр, артык югары таләпләр куясың, диделәр. Бәлкем, әйтүчеләр хаклыдыр. Әмма кайбер хезмәт кешеләре өчен бу таләпләрне мин гомумән һөнәрләренең аерылгысыз өлеше дип саныйм.
Юриспруденция нечкәлекләренә төшенгәндә, әллә ничә остазыбызның: “Юристның фикерләве генә түгел, язуы да хатасыз булырга тиеш!” дигәннәре колагымда кайтаваз сыман һаман яңгырый. “Тиеш”ләр күп иде безнең. Аңлашыла да – кешеләр белән бәйле, тәртип урнаштыруга корылган, законны гамәлгә куюдан гыйбарәт булган эштә тел, белем беренчел әһәмияткә ия.
Еш кына “Казнить нельзя помиловать” гыйбарәсен исебезгә төшерәләр иде. Инде ябышкак сагыз кебек тоела башлаган бу фикернең бөтен асылына без соңрак инандык. Бер үк сүзне җае чыккан саен тәкърарлап торуның да хикмәте бар икән: ирексездән ул синең яшәешеңә кереп китә, үзең дә шуңа мөрәҗәгать итәсең һәм җавап табасың.
Сүздәге күп мәгънәлелекнең шулай ук ут белән уйнау икәнлегенә дә төшендек. “Анык, ачык, төгәл һәм дөрес булсын” дигән “тиеш”не ничек онытасың. Бу шигарьне тормышның бөтен өлкәләренә беркетер идем. Дөньясы, бәлкем, җайланыр иде...
Табиб, юрист, журналист, язучы – сезнеңчә, боларны нәрсә берләштерә? Кеше язмышы өчен җаваплылык. Һөнәрең буенча аралашканда, эшеңне башкарганда хата ясасаң? Тегүче тукыманы ялгыш кисеп ташласа яки пешекче ашына тозны артык салып җибәрсә – хатаны ничек тә төзәтеп була әле, ә табиб, юрист, журналист, язучы ялгышса?..
Студент елларымдагы бер вакыйга искә төште. Сентябрь башында Айдар Галимов концерты турында афишалар күргәч, әти-әнигә шалтыратып, аларның вакытын-җаен белештем һәм: «21-е көненә билетлар алдым!» дип аларга хәбәр салдым. Әйткән көнгә әти-әни эшләреннән иртәрәк китеп, 200 чакрымнан артык юл үтеп концертка килделәр. “УНИКС” каршына килеп баскач кына концертның 21 октябрьдә икәнлеге мәгълүм булды... Күп мәгънәле тынлыктан соң гаилә белән кинотеатрга юнәлдек. Ул көнне давыл урап узды. Икенче көнне кайту юлына җыенган әти-әни миңа: «Әгәр син табиб булсаң яки даруханәдә эшләсәң, кичә кеше үтергән булыр идең!», – диделәр. Бу миңа гомерлек сабак булды.
Әлбәттә, хаталар төрле булырга мөмкин: хәреф хатасы да, ялгыш сүз дә, кылган гамәл дә. Әмма мин ваемсызлык, ялкаулык яки җавапсызлык аркасында эшләнгән хаталарны кичерә алмыйм, чөнки бу сыйфатлар теләсә кемне надан калдыра.
Язу белән бәйле һөнәргә ия кешеләр хәреф хатасы ясаса – шәхсән миндә ул кешенең гыйлеменә ышаныч калмый. Белем алганда карга санап утырган, ә эшләгәндә көн үтсенгә генә йөргән кешедән иртәгә нинди яхшы гамәл көтәргә?..

Комментариев нет:

Отправить комментарий