Общее·количество·просмотров·страницы

воскресенье, 18 декабря 2016 г.

Рухи прәннекләр

«Прәннек фабрикасында эшләсәм – мин сезгә прәннек алып килер идем, гәҗит “фабрикасында” эшләгәч – гәҗит алып килдем инде», – дигән сүзләр белән очрашу башланыр алдыннан гәҗитләрнең яңа номерларын таратучы турында сез нәрсә дияр идегез? Без прәннек әрҗәсенә чумган балалар кебек гәҗитләргә чумдык һәм сайлана башладык. Сүзем 15 декабрьдә «Безнең гәҗит»нең оештыручы мөхәррире – Илфат Фәйзрахманов белән булган очрашу хакында. Шулай күңелебезне күтәреп сөйләшүне бик җиңел башлап җибәрде ул. Кызганыч, студентлар аз иде, күбесе дәрестә калды, әмма булганнары Илфат әфәнде сөйләгәнне җанланып тыңлады.
Үзе турында, журналистикага килеп керүе хакында бераз әйтеп алгач («Безнең буын Брежнев чорын да күрде, бөтен формацияне күреп чыктык», – И. Фәйзрахманов) кунак сорауларга җавап бирүне һәм аерым темаларга үз карашын чиратлаштырып алуны хуп күрде. Аның өзек, анык фикерләрен аерым бирмичә кала алмыйм: «Гомер буе шулай туры сүзле идем», «Журналист – шулкадәр яхшы актер, бөтен нәрсәне өстән-өстән генә белә, ләкин шул наданлыгын яшерә белергә тиеш», «Принципиаль булырга тиеш кеше, журналист – бигрәк тә», «Мине бик тә борчый: телевидение теле, радио теле. Мин [журналист буларак] яңа тел уйлап табарга тиеш түгел. Татар теленең эталоны бар. Безнең телне чуарларга ярамый, аның үз калыбы бар. Дөрес сөйләм – колакка ятышлы була», «Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрен укыганда – фильм караган кебек», «Иң беренчесе, журналист булып эшләргә теләсәгез – үзегезнең сөйләм культурагызны яхшыртыгыз», «Журналистика – җәмгыятьнең көзгесе. Журналист тәүлегенә 25 сәгать эшли, һәм ул бик кызык һөнәр: көн саен яңа әйбер, көн саен яңалык. Журналист булып тумыйлар, журналист булып җитешәләр – аның өчен өйрәнергә кирәк», «Гәҗитне, китапны кычкырып укыйм, хатаны «колагым тота», «Язуларны караганда – шул хәтле абсурд калькалар языла, урыстан турыдан-туры тәрҗемә»; «Журналистлар аерым тел уйлап чыгарырга тиеш түгел, диалектны калып итеп кертергә ярамый», «Редактор – хаклымы-хаксызмы – үз хезмәткәрен якларга тиеш. Үзара тәнкыйть булырга тиеш, читтән килгәнгә бирешү юк», «Көнләшкән кеше – ул үзе булдыксыз кеше», «Безнең гәҗит» хокук яклау үзәгенә  әйләнеп бара», «Журналисттан [кеше, ситуация, проблема] качып котылмаслык булсын», «Бүгенге газетаның руле – аналитика», «Журналист бәйсез, гомумән беспартийный булырга тиеш. Журналист экспериментлардан  читтә калырга тиеш түгел», «Хәрәм миңа кирәкми, әгәр хәрәмләшкән булсам, мине әллә кайчан юкка чыгарырлар иде», «Син сатылма. Безнең журналистика төпкә төшеп китте, чөнки күбесе сатылды», «Врачның беренче миссиясе – кешене исән калдыру, журналистныкы – мәгълүмат җиткерү».
 Күрәсездер, һәр җөмләсе гыйбрәт алырлык, әмма иң кыйммәте – алар барысы да тәҗрибәдән, тормыштан, эчке принциплардан чыгып әйтелгән фикерләр. «Безнең гәҗит» тә шундый туры фикерле сәясәте белән бүтән басма чараларыннан бик тә аерыла. Бу җитәкчедән килә, әлбәттә. Эшнең курсын дөресләүче, кул астында эшләүчеләргә таләпләр куючы һәм гәҗитнең аерым бер образын тудыручы – барысын да Илфат Фәйзрахманов башкара. Бераз юмор белән сугарылып барган сөйләшүдә үзен дә вакыты белән тәнкыйтьләп алды. Сирәк күренеш. Бу инде салкын акыл белән эшләнгән эшкә, кылган гамәлгә нәтиҗә ясау.

Мастер-классларга йөреп үзем өчен иң кызыклы булган өлкәгә сәяхәт ясыйм: кунакның шәхси, рухи дөньясына. Һәрвакытта диярлек көтелмәгән ачышлар туа. Бу юлы да чуктин-чук яңалык, файдалы мәгълүмат алып кайтып киттем. Шуңа өстәп – күңелем яхшы кәеф белән дә тулы иде.
Тавышы балачактан ук хәтердә калган (ә кыяфәтен бөтенләй хәтерләми идем, ул самими елмаюлы, күзләренә моң төшкән кеше икән) Илфат Фәйзрахманов тыңлаучыларның күңелендә үз юлыңны сайлау, үзең өстендә эшләү, гаделлеккә омтылу хакында булган уй-кичерешләрне кузгатып җибәрде.
 Илфат Фәйзрахмановның: «Журналист – яза белергә генә түгел, юрист та булырга тиеш», – дигән сүзләре аеруча күңелемә ошадыБеренче һөнәрем миңа һәрвакыт кирәк булачагына тагын бер кат инандым.

1 комментарий:

  1. рәхмәт!!! Мин үземне болай ук шәп кеше дип белми идем)))) мактаганнарын яратмыйм, ә тәнкыйть урынлы булса, кабул итәм. Монда мактау да бар, шул ук вакытта миңа да уйланырга урын кала.
    ихтирам белән Илфат Ф.

    ОтветитьУдалить